В этом году в Ульяновской области функции и полномочия региональной палаты справедливости и общественного контроля планируют расширить. Намерены уполномоченные применять и инновационные методы. В дальнейшем это поможет добиться более быстрого и результативного решения задач, которые ставятся перед госорганом. Для этого нужно внести изменения в нормативно-правовые акты. Как пояснили в ульяновской областной администрации, еще большее внимание палаты справедливости и общественного контроля в этом году будет обращаться на жилищно-коммунальное хозяйство и сфере экологии. Также в ближайшее время на общественный орган возложат функцию по реализации проекта «Открытое Правительство». Кроме того, дополнительный акцент будет делаться на работе с социальными сетями. В 2016 году уполномоченные палаты справедливости будут совершать серии выездов в районы области с целью личного приема граждан и выявления наиболее острых проблем конкретных территорий и поселений. Также они займутся переформатированием работы отраслевых общественных советов с целью активизации их участия в выработке и принятии управленческих решений и осуществления общественного контроля за деятельностью исполнительных органов власти. |
|
|
Аноним
Урам тулы кәбер ташы…
РФ Конституциясенең 29 статьясы:
1.Һәркемгә фикер һәм сүз иреклеге гарантияләнә.
4. һәркемнең, төрле законлы юл белән, ирекле
рәвештә информация эзләргә,алырга,бирергә
җитештерергә хокукы бар.
5.Массовый информация иреге гарантияләнә.
Цензура тыела.
Мин бу документаль очеркны сезгә,хөрмәтле укучыларым, җиткерү алдыннан,Россия Федерациясенең тулы хокуклы гражданины буларак,башлап РФ Конституциясенең әнә шушы 29 статьясын, кайбер түрәләргә тагын бер кабат искә төшерергә булдым.
Чөнки безнең Иске Кулаткы районында соңгы берничә елда тупас рәвештә кеше хокукы ,законнар бозу,халыкның интересларын санга санамау,”хуҗа” фикереннән аерым фикере булган җитәкчеләрне,
хезмәткәрләрне,гади кешеләрне әзерлекләү,мәсхәрәләү,аларны эштән кую,гаилә әгьзаларын,туганнарын кимсетү,эш бирмәү даими рәвештә кабатланып тора ,диярлек.
Хәер,бу бүгенге көн “авыруы” гана түгел.”Кулаткыдан-Кулаткыга сәяхәт” китабымны әзерләгәндә,миңа районыбыз тормышыннан бик күп кенә документаль материаллар, фактлар белән танышырга туры килде. 35 елдан артык журналист булып хезмәт итү дәверендә дә күп нәрсәләр турында үзем дә язып чыктым.Бу- каяндыр алган һәм кемнеңдер уй-фикере түгел икәненә басым ясап үтүем.Чөнки тирән уйланулар,конкрет фактлар буенча логик фикер йөретүләр нәтиҗәсендә искитәрлек ачышка тап булдым:соңгы 50-60 эчендә район хакимияте тәхетендә утыручы җитәкчеләрнең һәммәсе дә диярлек, төрле лозунглар астына яшеренеп,үзләренең халкына,ягъни, искекулаткылыларга каршы эшләп килгән икәннәр. Бу хәл бүген дә кабатлана. Соңгы 5-4 елда район Саратов заводының ярдәмчель,ә кемнеңдер шәһи хуҗалыгына әверелде,диярлек.Без борынгы Римдагы кебек икмәк һәм тамаша принцепы белән яшибез.Халыкның бер өлеше биеп-җырлап йөри,икенче өлеше ипи- пряник сата,өченчесе мичне утын белән җылытып,суга интегеп яши.Соңгыларының арасында иң күбесе карт-корылар,ялгызаклар,инвалидлар.Ярты районда диярлек газ юк,өч меңнән артык кеше читтә эшләп тамагын туйдыра, ышандырылган эш урыннары булдырылмады,халыкның ризасызлыгы артканнан арта бара.
Соңгы вакытта гына да, 4 меңгә якын клиенты булган “Россельхозбанк” бүлекчәсен бездән алу да, район җитәчеләренең халкыбызга каршы эшләү үрнәге булды..
Моның шулай икәнен, югарыда әйтеп узган китапта конкрет фактлар,саннар,вакыйга- күренешләрне тәсфирләү,аерым кешеләр истәлекләре нигезендә исбат итәм.Китап киләсе елда дөнья күрәчәк.Без аны Федерель Сабан туе көнне киң катлам укучыларга җиткерергә тырышачакбыз.
Ә бүген без,әйдәгез әле, бергәләп, район үзәгендәге фундаменталь үзгәреш төзелешләренә тукталып үтиек. Халык тарафыннан бирелгән аларның исемнәре кайдан килеп чыкты икән?!
Биредә кемнеңдер йөзенә пычрак атарга да,кимсетергә дә уйламыйбыз,әгәр дә намусы булса намусына да, булса эшлеклелек репутациясенә дә тап төшерергә дә ниятләнмибез.Алай итмәгәндә дә әле алар,үзләрен “тормыш хуҗалары” итеп санаган кайбер чалбарлы һәм юбкалы “иптәшләр”, безне әзерлекләүне тагында көчлерәк итәрләр.Шуңа да безгә сезнең,хөрмәтле укучылар,ярдәмегез,ышанычыгыз кирәк булачак.Адәм атабызны һәм Һава анабызны алмаштырырга омтылган кайбер җан ияләре артык шапырынмыйча, Ходай күрсәткән кануннарны истә тотып яшәсеннәр иде…Әгәр ул кануннарны алар белмиләр, я беләргә теләмиләр икән,без,сезнең белән бергәләп, ул кануннарны исләренә төшерергә тиешбез,дип уйлыйбыз.
Дан аллеясенә баш иясе иде дә бит…
… Аерым статистикага тукталмыйча,өстен генә фикер йөреткәндә генә дә,соңгы 7-10 елда Иске Кулаткы районы хәкәмиятендә 10 артык башлык алмашынган икән.Мондый хәл Ульян өлкәсенең башка бер генә районында да күзәтелмәде, башка районнардагы власть коридорларында да халыкны мондый тупас сәяси җәберләү булмады кебек.
Башлыкларның кайсы ике срок “рукой водит” итсә, кайсы берсе власть тәхетендә ике ай да утырмаган булып чыкты.Ләкин һәр яңа себерке,халык әйтмешли,яңача себерергә тырышты.Соңгысы хәтта Иске Кулаткыда яшәүчеләргә,гомумән район халкына фундаменталь үзгәрешләр дә тәкьдим итте генә түгел, аларны төзеп тә күрсәтте. Шуларның берсе-Пионерская урамындагы Дан аллеясе, икенчесе -Бөек Ватан сугышында һәлак булган искекулаткылылар хөрмәтенә салынган һәйкәл-ансамбльны җимереп,аны район культура йөрты каршындагы мәйданга күчерү .
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына барганда яңа һәйкәл-ансамбль булдыру матур бер изге теләк белән эшләнгәндер инде.Бәлки шуңа күрә дә ике дәрәҗәле депутатлар да моңа каршы итеп бер сүз дә әйтмәгәннәр,халык та ризасызлык күрсәтмичә генә кул чапкан.Ләкин ул кул чабуларның тавышы әллә ни еракларга ишетелмәде шул.
Дан аллеясенә баш иясе иде дә бит, аны салганның икенче көненнән ук халык аңа “Кладбище” дип исем кушты,ә проект хуҗасына бер тамырдан алынган әллә нинди сәер кушамат такты.
Халык әйтсә хак әйтә инде ул.Сишәмбе көнне башлык үткәрә торган киңәшмәне дә “Кровавый вторник”,ягьни “Канлы сишәмбе” дип йөртә башладылар.Һәм бу атамалар, тормыш барышына аерым бер сагыш булып, кереп тә калды.Боларга тагын бер нәрсә өстәлеп, һәйкәл-ансамбльның элеккеге урынында ХХ гасырда чыгарылган иске машиналар музей- кәберлеге дә пәйдә булды.
Район үзәгенә килеп кергәч,шуларны күрү белән башта ирексездән “Нәрсә бу??!!” дигән сорау туа.Әйдәгез әле,хөрмәтле искекулаткылылар,бергәләп менә шушы сорауга җавап биреп карыйк.
Пионерская урамындагы ике юл уртасында урнашкан Дан аллеясы районыбызның танылган кешеләренә багышланган һәм ул исемнәрен мәңгеләштерү нияте белән салынган.Бер карашка изге ният бу,матур теләк.Ләкин ул ничек тормышка ашырылган соң?
Эченә бетон тутырылган,тышы яшелгә буялган тимер пьедестал өстенә кара мәрмәр диеп йөретелгән кабәр ташларына ошаш плитәләр куелган.Ул таш плитәләргә кырып ясалган кеше сүрәтләрен якын килмичә күрә дә, анда язылганнарны укый да алмыйсың, ә якын килүе бик тә читен,хәтта мөмкин дә түгел, диярлек.Чөнки ике яктан да машиналар чаба.Алар арасыннан узып, таш бардерлар аша ул плитәләр янына килү һәркемнең хәленнән дә килми, машина астына калу куркынычы да бар.
Данлы кешеләрне данлау өчен кабер ташлары куллану ( алар Урта Терешка авылында урнашкан ретуаль остаханәсендә эшләнгәннәр) әллә ни данлык түгел инде.Шуның өстенә үзәк урам буена тезеп куйган мондый кара ташлар, бер карашка чыннан да Дан аллеясен түгел,ә каберлекне хәтерләтә.
Сүз уңаенда шуны да әйтеп уздырасы иде. Бу эшләр белән җитәкчелек итүче,элек биредә ясалган чәчәкләр аллеясе һәм урам проекты авторларын ахмаклар,дип уйлап булса кирәк,аллеяны озайту нияте белән, өстәмә бардерлар ясатып, алар эчендәге асфальт өстенә туфрак ташытты.Нәтиҗәдә урам киселеше тарайды,юл-транспорт кагыйдәләренә каршы килерлек киеренкелек тудырылды һәм… ул участокта еш кына аварияләр була башлады.Проектның элеккге авторлары моны исәпкә алып эш иткәннәр иде. Кызганычка каршы, ни сәбәптер,юлчылар да, ГИБДД хезмәткәрләре дә,башка компететлы органар да,нинди дә булса нәтиҗәгә килеп,бүгенгә кадәр конкрет чаралар күргәннәре юк. Күрәсең алар да нәрсәдәндер куркалар булса кирәк.
Социалистик Хезмәт Герое Т.К.Рәшитованың сүрәте төшерелгән һәм аның турында язылган белешмәләр ташы Дан аллеясыннан аерым,музей янындагы агачлар арасына кертеп урнаштырылган.Каршысына сорка базындгы кебек ак таш ватыклары салынган,таш өстенә “миннән киткинчә иясенә җиткинчә” ысулы белән эшләнгән капма каршы ике эскәмия куелган.
Күрәсең,Геройны шушы эскәмияләргә утырып искә алырга мөмкинлек тудырганнар.”Искә алулар” еш була биредә, һәр көн диярлек иртә белән буш аракы , пиво шешәләренә,тәмәке очларына,орлык кабыкларына, башка чүп-чарга тап буласың.Мондый хәлне без агымдагы елның 21 маенда ,29 июнендә,хәтта 18 июлдә Корбан гаете көнендә дә очыраттык. Димәк, бу пычрак күренеш җәй буенда да,ел дәвамында да гел кабатланып торган. .Биредә артык комментарий кирәкми.
Мондый тармаңгайлык үзәк урамнарның төп үзенчәлеген,
аларның архитектура һәм эстетик күренешләрен бозды,җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр арасында дошманлык хисе тудырды,ә халыкның яраткан ял урыннары-Пионерская,Куйбышева урамнары,Үзәк мәйдан максатсыз бер эчпошыргыч, ашыгыч узып китү урыннарына әверелде.Биредә ,шулай ук, карт-корыларга утырып ян алу өчен зәвык белән эшләнгән бер генә утыргыч та,балаларга туңдырмадан тәм итү, я булмаса сок эчү өчен куркынычсыз урын да юк.
Дан алеясында берничә кәкре каен һәм нарат агачыннан башка бер куак та утыртылмаган,чәчәкләр урынына җәй буе чүп үлән үсте.Хәтта өлкә Губернаторы С.Морозов утырткан агачны да корудан саклый алмадылар.Губернатор дигәч,С.И.Морозовны ни диеп Дан аллеясын ачу өчен аны арткы өлешенә итеп,шунда кызыл тасма кистерделәр икән?!Югыйсә аллеянең башы Куйбышев һәм Пионерская арамнары киселешеннән,ягьни үзәктән башлана бит…
Хәтер якты булырга тиеш
Кеше хәтер белән яши.Истәлек аның күңелен җылыта, йөрәге менә шушы хәтер-истәлектән алган көч,дәрман белән тибә.Кешеләрнең киләчәге һәрвакыт үткәне белән бәйле.Без дә үткәннәребезне онытмыйк,тарихыбызга,ата-бабаларыбызның тормыш юлларына ихтирам белән карыйк,Үткәннәрне үзгәртүгә әллә ни артык акыл кирәкми,шуңа да үзгәртүдән килеп чыккан нәтиҗә нинди булуын алдан ук күз алдында тотарга тиешбез.
Элекеге В.И Ленин исемендәге мәйданга һәйкәл-ансамбельны(аны шулай дип атап карыйк) күчерергә кем кемгә рөхсәт биргән?Аның архитектура-художсство проектын кем төзегән һәм кем раслаган?Моңа кем акча тоткан,проект-смета документацияләрен кем төзегән һәм аны кем хуплаган? Проектның рәссамы һәм архитекторы кем?Бу һәйкәл өлкә һәм район реестрына кертелгәнме?
Шушы сорауларга алты ай дәвамында эзләп тә без җаваплар таба алмадык.Архитектор башлыкка,башлык архитекторга җибәреп, ниндидер “серле” ике папка турында сүз алып бардылар.Бу мәсьәләне ачыклаудан депутатлар да читләштеләр. Кыскасы, без официаль органнардан конкрет җавап алалмагач, үзебезнең тикшерүебезне үткәрергә булдык.
Әгәр дә меценат бу һәйкәл-ансамбльны үз акчасына төзегән икән(шулай диеп сүз йөри), башлап район администрациясе белән килешү төзелергә тиеш иде.Анда кем нинди эш башкару сроклары,эшнең күләме,төзүгә тартылган оешма,учреждение, проект-смета биремнәре күрсәтелергә тиеш.Әгәр дә бу эш башлык тарафыннан башкарыла икән,биредә инде бөтенләй башка юридик документлар таләп ителә.Шуның өстенә һәйкәлнең архитектура-художество күренеше дә компететлы органнар тарафынан
раслануы мәҗбүри.
Һәйкәлнең мондый йөз-күренеше, бернинди каршылыксыз, кем- нәр тарафыннан расланды икән?Югыйса, бу проект халыкка тәкъдим ителмәде.Һәйкәл-ансамбльның зәвыксыз эшләнүе әллә кайдан ук күренеп тора бит.Һәрхәлдә дәүләт сагында торган архитектура,тарих,сәнгать һәйкәлләрен реставрацияләү өчен генә дә махсус лицензия таләп ителә.
Безнең меценат мондый документка ия булдымы икән?Булса ул папканы нигә яшереп торырга кирәкте соң?
Хәзер без бу проектны финанслау мәсьәләсенә тукталып үтиек әле.
Әгәр дә меценат бу мөһим эшнең бар чыгымнарын да үз өстенә алды икән,аның тарафыннан төзелгән проект-смета документацияләрендә ул чыгымнарның кайдан килүе күрсәтелергә тиеш.Бу район администрациясе белән төзелгән килешүдә дә тагын бер кабат раслана. Шулай итеп,һәйкәл төзүче үз акчасын үзе исраф итү турында үзе ук җавап тота.Ләкин бит ышанычлы чыгымнардан белгәнебезчә, бу эшкә район бюджетыннан да 200 мең сум акча бүлеп бирелгән.Бу турыда нигәдер кемдә авыз күтәреп сөйләгәне юк.Тагын бер мисал .2014-2018 елларда Ульяновск өлкәсе территориясендә тарих һәм культура һәйкәлләрен ремонтлауга,төзәтүгә,реставрацияләүгә субсидияләр бирү дә күздә тотылган.Андый субсидияләр бу мөһим эштә катнашучы эшмәкәрләргә һәм физик затларга да бирелә икән.Безнекеләр бу субсиядән файдаландылармы юкмы-бүгенгә бу ,шулай ук, сер булып кала.
Сүз уңаенда шуны да әйтергә кирәк.Юк… сүз уңаенда гына түгел,ә бу мәсьәләгә конкрет тукталып, аңа басып ясап үтәргә тиешбез.Чөнки ул халыкның ышанычын аяк аска таптау һәм халыкны санга санамау белән бәйләнгән.
Моннан 5-6 ел элек районыбызның танылган тарих өйрәнүче,озак еллар район сугыш ветеранар советын җитәкләгән мөхтәрәм иптәшебез башлангычы буенча район халкы якташларыбыз- Советлар Союзы Геройлары бюстларын булдыру,ясату өчен акча җыя башлады.Аның белән җитәкчелек итүне соңгы елларда “Күмәк көч” район газетасы редакциясе үз өстеннә алды. Газетаның элеккеге редакторы зур-зур җыелышларда чыгыш ясап, фәлән-фәлән кадәр акча җыелды дип,халыкны искәртә торды һәм бу кирәкле эштә тагында активлырак катнашырга чакырды. Кемнәр күпме акча тапшырганы һәм бу процесс ничек барганы турында газета битләрендә дә басылып килде.
Ләкин һәйкәл культура йорты каршына күчерелә башлагач, газета бу мәсьәләне читләтеп үтә башлады,ә Советлар Союзы Геройларының бюстлары урынына тырнап, күренер- күренмәс ясаган рәсемнәре белән кара плитәләр генә куелды.Ә халык махсус рәвештә җыйган акча кая китте соң?
Бу сорауга җавапны газетаның элекеге редакторы да бүгенгесе дә әлегә җавап биргәннәре юк. Кем белә, бәлки ул акчаны халыкка гафу үтенеп кире кайтарып бирү турында уйламый да торганнардыр.
Намусның бер генә кимчелеге бар.Ул озак йокларга һәм шушы йокы аркасында башка юлдан да китүе мөмкин.
Игьтибар итсәгез,халыкны алдау,аларны санга санамау турында фактлар артканнан арта бара. Исегез дә булса район газетасы битләрендә район үзәгендәге һәйкәл -ансамбльның профессиональ белгечләр тарафыннан махсус эшләнгән яңа проект рәсеме тәкъдим ителгән иде.Халыкны шушы проект буенча фикер алышырга чакырдылар. Аны яклап берничә хат та басылып чыкты. Бик тә матур алым, демократик җәмгыятьтә булырга тиешле күренеш.Ләкин моның белән дә санашмадылар,һәйкәлне дөбер-шатор җимерделәр дә яңа урынга күчереп,кемдер ясаган бөтенләй чит проект буенча төзеп тә куйдылар.Нәтиҗәсен үзегез күрәсез -яшел нигез өстендә кара плитәләр мәйдан буенча тезелеп ята.Әгәр дә акыллы сүзләр белән әйткәндә, бу төзелешнең архитетура концепциясе дә уңышлы хәл ителмәгән, индивидуаль ландшафт композициясе дә булдырылмаган.Шуның өстенә әле монда танк белән самолет та урнаштырырга планлаштыралар икән.
Дөрес,без кайгыны кара төс белән билгеләргә ияләшкән,Безнең кайгыбыз күп.Бер акыл иясе әйтмешли, әгәр дә кайгы ут булып янса, җир өсте кара төтен белән капланган булыр иде.
Ләкин яшәү башка төс белән тәсвирләнә.Ул төс кайгының кешенең яшәешенә нинди дәрәҗәдә тәэсир итүен билгели.Шуңа да һәйкәл-памятниклар салуда бу төс үзенчәлекле форма алырга тиеш.
Памятник ул” память” сүзеннән алынган.Память ул хәтер,ә ХӘТЕР якты булырга тиеш!
Минем Мамаев Курганындагы һәйкәл ансамбельда йөргәнем бар.Анда кара төс бөтенләй юк диярлек. Мәскәүдәге “Поклонная Гора” да кара төс күзгә бәрелеп күренми.Ленинградтагы Пискарев каберлегендә дә,каберлек булса да, мәрхүмнәрнең истәлегенә һәйкәл-ансамбль ачык мрамор ташыннан торгызылган.Интернеттан Бөек Ватан сугышы һәйкәлләре турында битне ачып карагызчы,йөзләгән,меңнәгән һәйкәлләр арасында бик сирәк кара плитәләр очырый.Анда да алар аерым бер элементлар булып кына кертелгән.
Ә нигә соң без, зур түгел генә мәйданга,үзәк урам буена, утыздан артык, каберлек ташларына ошаган ,кап-кара плитәләр тезеп куеп,халыкның яраткан ял урыннарын шомлык базарына әверелдердек?! Бу кояшлы көндә үз шәүләңне пычырак аяклар белән таптау ,дигән сүз.
Һәйкәлләр Тантаналы тынлыкта яшәргә тиешләр.Юкка гына бит закон нигезендә алар территориясендә 30-100 метр киңлектә саклана торган зона булырга тиеш ,дип күрсәтелмәгән. Һәйкәл-ансамбльның иске урыны барлык шартларгада туры килгән иде.Безнең ата-бабалар ахмаклар булмаганнар шул. Ә биредә шаулы-гөрле яңа ел бәйрәмнәре,әллә нинди концертлар,дини чаралар,спорт бәйгеләре,яшьләр кичәләре уза.Иртә белән бу изге урында ,югарыда әйтеп үткәнчә, буш шешәләр , тәмәке очлары.
чүп-чар аунап ята. Плитәләргә каршы итеп ,таллар ышыгына Кызыл байрак фонында кайгылы Ана рельефы куелган.Биредә ук Чечнә һәм Афган сугышында һәлак булган якташларыбызның исем-фамилиялре язылып, зур түгел генә кара ташлар урнаштырылган. Инде Т.К.Рәшитованың плитәсе янындагы кебек бу монументның да нигезенә сорка(байбак) базыннан китерелгән кебек ак таш ваклары салынган( әйтерсең, матур гына плитәләр таба алмаганнар).Алар өстенә шундый ук эскәмияләр куелган.Бу изге урында да без аракы ,пиво, сок шешәләре,орлык кабыклары,тәмәке очлары ,закуска калдыклары очраттык.Мондый күренешне һәйкәл –ансамбльның башка участокларында да күрергә мөмкин иде.Болар бар да Бөек Ватан сугышында һәлак булган,басым ясап әйтиек,батырларча һәлак булган якташларбыз хөрмәтенә салынган һәйкәлнең дәрәҗәсен киметә.
Югарыда без һәйкәлне тетү,аны урыныннан алып,үзгәртеп башка урынга күчерү, ниндидер документлар,карарлар,
килешүләр,экспертизалар һәм халыкның рөхсәте нигезендә башкарылырга тиеш дигән фикерне ачыклап киткән идек.Бәлки алар бардыр да,бәлки безгә күрсәтмәгән папкаларга туплангандыр инде.Компететлы оганнар шушы эш белән шөгельләнә башлагач,аларга нәрсәдер күрсәтергә кирәк бит !Ышанам,бу мәкәләдән соң тиз-тиз генә җитмәгән башка документларны да рәсмиләштереп куярлар. Шулай да без үз фикеребезне әйтергә тиешбез.Миңа калса ул фикер халык фикере белән дә туры килә һәм гадәти тормыш законнары белән дә раслана.
Район үзәгендәге һәйкәл- ансамбль ул районныкы түгел,ә Бөек Ватан сугышында һәлак булган искекулаткылылар, ягъни Иске Кулаткы авылында туып үскән якташларыбыз истәлегенә салынган.Шулай булгач, аның язмышын да бу авылда яшәүчеләр хәл итәргә тиеш, иделәр сыман.Кызганычка каршы, һәйкәлне тетү,аны күчерү турында халык кына түгел,хәтта Иске Кулаткы шәһәр поселениесы депутатлары да белмиләр һәм бу турында беркайчанда үзләренең утырышларында карамаганар,нинди дә карар да кабул итмәгәннәр.Ә инде бу үз чиратында РФның 131 номерлы законын тупас рәвештә бозуга китерә.Бу кабат халыкның санга санамау,аны кимсетү дигән сүз.
Инде мәсьәләнең тормышчан ягын алганда ул болайрак килеп чыга. Безнең үзебезнең һәйкәлебезне тетеп,андагы исемлекне район масштабындагы һәйкәл-ансамбльга керткәннәр.Анда, шулай ук, районның барлык авылларыннан да сугышта һәлак булучыларның исемнәрен, авылларын аерым-аерым күрсәтеп , язганнар.Ләкин бит район масштабындагы һәйкәлгә ул исем-фамилияләр кертелгән инде дип,авыллардагы халык үз һәйкәлләрен җимереп ташламадылар.Ә ни өчен Иске Кулаткы авылының һәйкәлен җимереп ташларга,халыкның изге урыныннан мәһрүм итәргә булганнар?!Кем мондый башбаштыклыкка гаепле?Моның өчен кем дә җавап тотармы,я булмаса, гадәттәгечә,халыкны кимсетүнең тагын бер күренеше булып калырмы?
Мондый эш вандализмның аерым бер төсмерен дә билгели.Юристлар аның шулай булуын да, булмауын да исбат итә алалар. Исбатлау бары кемнең күпме акча түләүенә генә бәйләнгән.Безнең акча юк.Шуңа күр дә “вандализм” сүзен без әлегә төшереп калдырыйк.Бәлки ул кеше бу эшкә изге ният белән тотынгандыр.Тик мин-минлек сыйфатлары, тәкәбберлек кенә менә шундый хәлгә китереп чыгарган.Ничек кенә булмасын ,хөкем чыгаруны без Ходайга тапшырыйк.
Бу тарафтан шундый бер мисал китерәсе килә.Төмән өлкәсенең Нижнеавдинск районы администрациясе Велижан авылындагы һәйкәлне сүтәргә һәм аның урынын шәһси өй төзүгә рөхсәт биргән.Авыл халкы мондый хәл белән килешмәгән һәм прокуратурага мөрәҗәгать иткән.Прокуратура тикшерүләр үткәргәннән соң, Нижнеавдинск мунципаль районы администрациясе башлыгы адресына представление чыгарган һәм һәйкәлне үз урынына кайтаруны таләп иткән.Ә тикшерү материалларын, гаеплеләргә уголовный эш ачу өчен тикшерү органнарына җибәргән.
Димәк ,Россия Федерациясендә законнар бер һәм ул кайда да эшләргә тиеш.
Иске машиналар музей- каберлеге
Бай кеше үзенчә “акылдан яза”,ди халык.Кемдер көне-төне акча эшли, кемдер сөяркәсе белән җир шары буйлап сәяхәт кыла, кемдер иске-ретро машиналар җыя…
Иске Кулаткы эшчеләр бистәсендә Бөек Ватан сугышында һәлак булучыларга куелган һәйкәлне җимереп,башка урынга күчергәч,бушап калган мәйданга ХХ гасырда чыгарылган машиналарны урнаштырдылар.Алар арасында беренче “Москич” та ,легендар “ГАЗ-69” тә бар.Биредә янгын сүндерү,ашыгыч ярдәм күрсәтү машиналарын да очыратырга мөмкин,тәрәзәләре япкан “волга” да басып тора.Кыскасы,төрле урында,төрле формада уннан артык машина куелган.
Аларга карап торгач,ирексездән шундый уй да туа: биредә аларның биктә кирәге бармы икән?
Безнең Иске Кулаткы районы территориясендә беркайчанда автотранспорт чыгара торган заводлар булмады,халыкны шаккатырлык,машиналарга бәйле учреждениеләр да предприятиеләр дә юк иде,безнең тормыш гомердән-гомергә авыл хуҗалыгы белән бәйле булды.
Хәзер менә изге урынга иске машиналар каберлеге ясау белән,халык бу урынны читләтеп үтә башладылар,ә төннәрен кемнәрдер ул экспонатларның тәрәзәләрен ваталар,ишекләрен каералар.Димәк,кертелгән бу яңалык белән килешмиләр.Ә алар адресына трибунадан нинди генә орышу сүзләре яңгырамый.Капма каршылык бүген дә дәвам итә.
Дөресен генә әйткәндә,ачык һава астындагы бу” музей” Иске Кулаткы ДОСААф автомәктәбенең сул ягындагы буш ачыклыкка урнаштырылса , күпкә отышлы булыр иде.Чөнки автомәктәп курсантлары белән бергә машина маркаларын өйрәнү,алар белән якыннан танышу дәресләре үткәрү мөмкинлеге туа.Теләгән кеше бирегә экскурсиягә дә килә ала.
Һәрбер эш нидидер реаль максатка омтылып эшләнсә генә отышлы була,халыкның ихтирамын яулый. Ә кемдер байлыктан “акылдан язарга” уйлый икән,ул үз амбицияләрен өендә канәгатьләндерсен иде.Шәһси йортыңны җәмәгать урыннары белән бутарга ярамый.
Үзләрен Адәм белән Һавага тиңләп, безгә аларны алмаштырырга омтылыучыларга тагын бер кабат шуны искәртәсе иде:Солтан патшаның йөзегендәге “барысы да уза” дигән язманың актуальлеге бүгендә югалмады.Бу шапырынулар да узар.Аләм белән Һаваны да кемдә әле алмаштырганы юк.Ә урамдагы кәбер ташлары,иске машиналар каберлеге ул тармаңгайлыкның бер сыйфат билгесе генә.
p/s.Күптән түгел генә районның танылган мәрһүм кешеләре сафына тереләрнең дә сүрәтләрен шундый ук ташларга чукып куйганнар.Бу инде вообще-е-е…
Аноним
Не удаляйте этот комент, здесь подняты очень щекотливые вопросы. Лучше найдите переводчика и Вам все будет понятно.
Аноним
Моя внучка как-то спросила меня, дедушка, а кого здесь на улице похоронили? Я не смог ей ничего объяснить, потому что что то немыслимое совершили в Кулатке, соорудив десятки черных могильных камней на центральной улице поселка. Да и солдат Победы тоже после “реконструкции” задом к центральной улице встал.
дед Фишка
Иваныч сейчас из Швейцарии или из Киргизии переводчиков выпишет,скорей всего ему ,вождю нашему оно адресовано!Наверное просют штаты увеличать,чтобы этой самой справедливости побольше перед выборами накопать…